Татарстанлыларны "Мәдәни марафон" Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Мәдәни марафон» акциясе 8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр узачак. Ул быел кино тарихында мөһим вакыйгага — 125 ел элек Россиядә беренче киносеанс узуга багышлана. 

Укучылар кызыклы онлайн-тест уза һәм сәнгать белән якыннан таныша алачаклар. Интерактив биремнәр киноның нинди булуын, режиссерлар безнең хисләр белән ничек идарә итүләре һәм нинди алымнар кулланулары турында белә алачаклар.

Проектны оештыручылар: РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Яндекс.

«Мәдәни Марафон» ның максаты — укучыларны яңа «предмет» белән мавыктыру, аларны танылган кинолар белән таныштыру, уйланырга һәм иҗади эзләнүләргә рухландыру. Катнашучылар кино турында өйрәнгәндә һәм фикер алышканда, сәнгать әсәрләрен анализларга һәм үз фикерләрен формалаштырырга өйрәнәчәкләр.

Проект кысаларында мәктәп укучылары Россия киноиндустриясе профессионаллары белән очраша, үзләренең мәктәпләрендә киноклуб оештыра һәм мини-фильмнар булдыруда үзләрен сынап карый алачаклар.

Тест материалларын Яндексның белем бирү проектлары методистлары һәм экспертлары белән берлектә КиноПоиск экспертлары әзерләде. Биремнәр кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен булдырылган.

«Мәдәни марафонда» катнашу өчен түбәндәге сылтамада теркәлергә кирәк: http://education.yandex.ru/culture

Проектка укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре дә кушыла ала. Тест узу өчен 15-25 минут вакыт кирәк булачак, теләсә кайсы вакытта башларга мөмкин. Катнашучыларны Яндекс, Лайт Станциясе призлары көтә. Призларны 100 укытучы һәм 500 укучы ала алачак.

Беренче «Мәдәни марафон» 2019 елда узган һәм заманча мәдәният дөньясына багышланган иде. Проектта 590 мең укучы һәм 8 меңнән артык укытучы катнашкан. 2020 елда 860 мең укучы һәм 28 мең укытучы катнашкан, ә елның темасы-Россия халыклары мәдәнияте дип исемләнгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International