Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры «Пушкин карта»сы программасы буенча концертлар сериясен башлый

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры балалар һәм яшьләр өчен «Пушкин картасы» программасы буенча концертлар сериясен башлый.

Коллектив берничә ай дәвамында Казан һәм Татарстан Республикасының төрле районнарының уку-укыту учреждениеләре укучылары өчен концертлар бирәчәк.

«Джаз-оркестр кораллары» балалар һәм яшүсмерләр өчен мавыктыргыч музыкаль программа 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләргә исәпләнгән һәм ул күңел ачу гына түгел, ә яшь буынга мәгърифәт бирүне дә максат итеп куя.

Концертлар музыкаль-театральләштерелгән тамаша рәвешендә уза, анда интерактив уен формасында яшь тыңлаучыларга музыка уен коралларының төрлелеге, күренекле башкаручылар турында, шулай ук джаз музыкасының стильләрен һәм жанрларын ничек аеру турында сөйлиләр.

25 октябрьдә Апаста Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының күчмә концертлары сериясеннән беренче тамаша булды. Оркестр Мамадыш, Буа, Алексеевск, Яңа Чишмә, шулай ук Казан уку йортларында да концертлар бирәчәк.

 Г.Тукай исемендәге филармониядә "Пушкин картасы" буенча джаз-оркестр концертларын карарга мөмкин. Концерт-14 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә башлана.

Белешмә

"Пушкин картасы" — РФ Мәдәният министрлыгы проекты, ул яшьләргә (14-22 яшь) федераль бюджет хисабына концертларга, театрларга, музейларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә.

Г.Тукай исемендәге Филармония матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International