26нчы модель китапханәдә блогер белән очрашу үтте

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

2021 елның 23 октябрендә Казан шәһәренең 2 нчы китапханәсендә «ЧитТок»проекты кысаларында блогер Дима Таланов белән очрашу булып узды.

Әлеге очрашу яшьләр арасында уку культурасын популярлаштыруга һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән объектлар белән танышырга мөмкинлек бирә. Чарада блогер Дима Таланов («TikTok» челтәрендә 7 миллионнан артык язылучысы бар) Н.В.Гогольнең «Вий»әсәреннән өзек укыды.

Очрашудан соң блогер өзекнең төп моментларына анализ ясады, рус һәм чит ил әдәбияты эшлеклеләре турында сөйләде. Кунаклар блогерга социаль челтәрләрнең тренды, чыгыш ясауның нечкәлекләре, заманча ТВ ориентациясе турында сораулар бирделәр.

Шулай ук Дима Таланов тамашачыларга «TikTok» социаль челтәрендә аккаунтларны алып бару серләрен дә ачты.

Киләсе очрашуны «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International