Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче Татарстан фильм-призерлары Бакуда

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

22-24 октябрьдә Бакуда Рус йорты (РИКЦ) һәм «Татаркино» мәдәният учреждениясе Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган  Татарстан фильмнарын күрсәтте.

Бакуга Татарстан киносы көннәрендә "Татаркино" ДБМУ директоры Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, "Әпипә" фильмында төп рольне башкаручыларның берсе Алсу Әбелханова килде.

«Кино йортында» Рамил Фазлыевның «Мулла» фильмы күрсәтелде. Кинокартина хәзерге татар авылының җитди проблемаларын ача.

YARAT заманча сәнгать үзәгендә беренче татар «Әпипә» мюзиклының трансляциясе булып узды. «Әпипә» хатын-кызлар музыкаль ансамбленең гастроль тарихы.

Татарстан киносы көннәре Бакуда Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмын күрсәтү белән тәмамланды. Кинокартина югары дәрәҗәле ябык мәктәпнең яңа укучысы тарихы турында сөйли. Сыйныфташларының Хәлимәнең уңышларына көнләшүләре һәм нәфрәтләре аяныч вакыйгаларга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International