«Матисс. Пикассо. Шагал.» күргәзмәсе кысаларында «Эрмитаж» журналының махсус чыгарылышы әлеге видеопроектны булдыруда этәргеч булды. «Pronkstilleven» («Затлы натюрморт») дип аталган махсус чыгарылыш «Сәнгать һәм ризык» темасына багышлана. Журнал дөньяның иң зур музейларының берсе – Дәүләт Эрмитажы коллекциясендәге әсәрләр мотивы буенча ризыклар иҗат итүгә багышланган.
Алар арасында «Пабло Пикассо»ның "Киселгән груша" композициясе дә бар. Ул испан рәссамының Казанда оештырылган күргәзмәсендәге "Киселгән груша белән виноград тәлгәшләре" композициясенә бик якын.
Пикассо хезмәтеннән тыш, күргәзмәнең 273 предметыннан XX гасыр Европа рәссамнарының 2 рәсем сәнгать әсәре сайланды. Аларны «New kitchen» шеф-пешекчесе Марат Вахитов чын кулинар әсәргә әйләндергән.
«New kitchen» ("Яңа аш бүлмәсе") кухнясында Анри Матиссның «Зәңгәр күлмәкле хатын – кыз» әсәре татлы десерт, Пабло Пикассоның коллажы груша һәи йөземле үрдәккә, ә Хулиан Кастедо Палероның «Натюрморт»ы кетердәп торган баклажан һәм томатлардан торган салатны хәтерләтә.
Проектның авторы - «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әйдәп баручы белгече Алинә Маркова.