ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм мәдәният министрлыгы коллективы София Гобәйдуллинаны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итә!
Хөрмәтле София Әсгать кызы!
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллективы һәм үз исемемнән Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйм!
Сезнең исемегез дөньякүләм мәдәни мирас тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Сез республикабызның һәм илебезнең милли музыка сәнгатенең танылган классигы, талант иясе һәм бөек иҗатчысы.
Иҗатыгызның уңышы - хезмәтегезне ихластан яратуыгыз һәм күңел биреп эшләвегез.
Сезгә нык сәламәтлек, имин көннәр һәм бетмәс-төкәнмәс илаһи көч телим!
Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова.