М. Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры солисты Алессандро Каггеджи II премия лауреаты һәм VIII Халыкара Юрий Григоровичның "Дөньяның яшь балеты" конкурсында көмеш медаль иясе булды. Шулай ук А.Каггеджи С.Рахманинов музыкасына "Комментарийларсыз" номерын куйган өчен "Иң яхшы заманча хореография өчен" дипломына лаек булды.
"Дөньяның яшь балеты" конкурсы Сочида 11-17 октябрьдә узды. Быел конкурс Сергей Дягилевның тууына 150 ел тулуга багышланган иде. Дөньяның ун иленнән килгән 50дән артык конкурсант яшь буенча ике төркемдә ярышты.
Халыкара жюри составына Мәскәү дәүләт хореография академиясе ректоры Марина Леонова (Жюри рәисе), «Русский балет» театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гордеев, Белоруссия Зур театрының сәнгать җитәкчесе Валентин Елизарьев, Рим бию академиясе ректоры Маргерита Паррилла (Италия), биюче һәм педагог Оливье Патэ (Франция) һәм башкалар керде.
Казанда "Комментарийларсыз" премьерасын 7 ноябрьдә #StagePlatforma хореография фестиваленең гала - концертында күрергә мөмкин булачак. Проектның сәнгать җитәкчесе-Олег Ивенко.