"Онлайн мәдәният" халыкара премиясенә гаризалар 2021 елның 22 октябренә 23:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Премия җиде номинациядә биреләчәк. 2021 елда мәдәният өлкәсендә 2020 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырылган иң яхшы проектларны бүләкләүне күздә тота.
"Онлайн мәдәният" премиясен алу өчен гаризаларны «Онлайн мәдәният" цифрлы белем бирү проекты порталында тапшырырга мөмкин.
«Иң яхшы онлайн-проект» номинациясендә музыка, театр яки кино өлкәсендә әһәмиятле проект игълан ителәчәк.
«Иң яхшы коллаборация» – мәдәният өлкәсендә ике яисә берничә компания катнашында тормышка ашырылган онлайн - проекты тәкъдим итү.
«Мәдәният өлкәсе өчен иң яхшы IT-чишелеш» номинациясендә ясалма интеллект, VR/AR һәм башка IT-технологияләр ярдәмендә тормышка ашырылган иң лаеклы проект сайланачак.
«Иң яхшы SMM-кампания» номинациясендә ВКонтакте, Instagram, Facebook, YouTube, Telegram, Twitter социаль челтәрләрендә алып барылган сәнгать һәм мәдәният блогы.
«Иң яхшы мәгърифәтчелек проекты» номинациясендә премияне үз эшчәнлеген онлайн-форматта тормышка ашыручы мәгърифәтчелек проекты алырга мөмкин.
«Диджитал-трансформация: офлайннан онлайнга» номинациясендә элек офлайн форматта тормышка ашырылган, әмма пандемия шартларында онлайн форматка күчкән проект җиңүче була ала.
«Мәдәни геймификация» номинациясе мәдәният өлкәсендә иң яхшы мобиль кушымта, компьютер уены, онлайн-уенны билгеләячәк.