24 октябрь 17.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Филармониядә фортепиано кичәләре» циклы кысаларында Николай Кузнецовның (фортепиано) концерты узачак.
Николай Кузнецов-халыкара конкурслар лауреаты, төрле музыкаль проектлар һәм фестивальләрдә катнашучы, «Monte-Carlo Piano Masters» Халыкара пианистлар конкурсы Гран-при иясе (Монако, 2021), Елена Рерих исемендәге Хәйрия фонды һәм Мәскәү иҗтимагый мәдәният Фонды концерт программаларында катнашучы, Pricewaterhouse Coopers компанияләре халыкара челтәре Гранты иясе, «Россия киләчәге» премиясе иясе, Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Президенты стипендиясе белән бүләкләнгән шәхес.
Николай Россия, Европа һәм Көньяк Америка шәһәрләре буйлап гастрольләр уздыра. 2018 елдан «XXI гасыр йолдызлары» Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән булдырылган Мәскәү филармониясе федераль программасында катнаша.
Николай Кузнецовның Казандагы чыгышы Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында узачак.
Программада: бу елның юбиляр композиторлары Ф.Лист, С. Прокофьева, А. Хинастерлар, А. Пьяолла әсәрләре яңгырый.
Концертка «Пушкин карта»сы белән дә керү мөмкин.