Тиздән Евдокия Москвинаның «Тыелган балалар» дип исемләнгән документаль фильмы прокатка чыгачак. XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә картина Татарстан Республикасы Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» дигән бүләгенә лаек булды.
Фильм Сириядә фаҗигале вакыйгаларны кичергән Россия балаларының аянычлы тарихы турында сөйли. Сирияда әти-әниләре үлгәннән соң биш кечкенә кыз бала чүл уртасында кала. Әмма ятимнәр «Сирия Курдистанында"гы Әль Холь хәрби әсирләр лагерына барып җитәләр. Кино төшергән вакытта аларны табып Чечняга туганнарына кире кайтаралар.
28 октябрь 19:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрына тамашачылар белән очрашуга картинаның режиссеры Евдокия Москвина киләчәк.
Тулырак мәгълүмат «Мир» кинотеатры сайтында урнаштырылган: https://kinoteatr-mir.ru/.