Казанда режиссер Наил Хәйретдиновның «Сансара» фильмы премьерасы күрсәтеләчәк. Фильм быел декабрь аенда «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән. Картина режиссерның әтисе, гражданлык авиациясе очучысы Хәйретдинов Марат Гыйльметдин улы истәлегенә багышлана.
Төп герой - ДЦП диагнозы белән яшәүче Наил исемле адвокат, әтисе үлгәннән соң, авиамәктәп мирасын кабул итә. Әтисенең бизнеста партнер булган дусты моның белән килешми һәм авиамәктәпне үз кулына алу өчен барысына да әзер. Максатына ирешү өчен ул кызы Элинаны куллана, Наилнең ышанычын яулап, әтисе ягъни «иске дусты»на бизнесны яздырырга мәҗбүр итү. Наил мәкерле план турында белеп ала.
«Сансара» фильмы - тугрылык һәм хыянәт, әхлак һәм мәкер, мәхәббәт һәм комсызлык кебек төшенчәләр тасвирлый торган тарих. Фильмда гаилә кыйммәтләренә, әхлак һәм социаль җаваплылыкка кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелә. Фильм 2020 елда төшерелә. «Мир» кинотеатрында күрсәтелгәннән соң картина зур экраннарга чыгар дип көтелә.
Фильм режиссер Наил Хәйретдинов өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Хәйретдинов үзе ДЦП диагнозы белән режиссерлык, актерлык, сценарий язу һәм продюсерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.