Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә хәзерге заман төрек рәссамнарының «Анатолия җиле» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Төркиянең төрле жанрларында иҗат итүче танылган рәссамнарның 44 эше тәкъдим ителгән.
Төркиянең Деврим Эрбиль, Ялчын Гекчебаг, Эргин Инан, Фәйзи Каракоч, Гюрбюз Доган Экши улы, Махир Гювән, Метин Калкыз улы, Неврес Акын, Рәшит Алтун, Рәсүл Айтемур, Захит Бююкишлейен кебек атаклы рәссамнарының әсәрләрен үз эченә алган мондый масштаблы күргәзмә Казанда беренче тапкыр гамәлгә ашырыла. Рәссамнарның күбесе бу вакыйга кысасында Казанга беренче тапкыр килделәр, шулай ук җирле сәнгать эшлеклеләре белән иҗади очрашуларда катнаштылар.
Тантанада рәссамнарны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сәламләде. Ул рәссамнарга студентлар һәм сәнгать мәктәпләре укучылары белән очрашулары, иҗатка мәхәббәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Очрашуда Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан да катнашты.
Күргәзмә Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ һәм «Төрек һава юллары» компанияләренең матди ярдәме белән оештырылды.