Россиядә Федор Достоевский тууына 200 ел тулу уңаеннан «Укы-уйна» федераль квесты узачак

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

1 ноябрь ЮФ проекты төркеменең ВКонтакте социаль челтәрендә — (vk.com/youfrf) квест өчен махсус булдырылган мини-кушымтага сылтама  барлыкка киләчәк. Биремнәрне үтәү өчен сылтаманы ачарга һәм аңлатма белән танышырга кирәк.

Онлайн уенда теләгән һәркем катнаша ала. Ә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ярославль, Саратов, Самара, Красноярск, Пермь, Ростов-на-Дону, Тюмень, Екатеринбург, Воронеж шәһәрләрендә яшәүчеләр онлайн һәм офлайн рәвештә катшаша алачак.

11 ноябрьгә кадәр квестта барлык биремнәрне уңышлы үтәгән беренче 500 катнашучыга ЮФ проектыннан һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.

12 шәһәр суперприз — мобиль китапханә өчен көрәшәчәк.

Аны кушымтада иң күп балл җыйган шәһәр алачак. Мобиль китапханә ярдәмендә яңа бестселлерлар һәм әдәби классика әсәрләрен электрон җайланмаларга бушлай күчереп алырга мөмкин булачак.

Белешмә

ЮФ (youth — «яшьлек») — Бөтенроссия социаль инициативасы, аның максаты — укуны популярлаштыру. Бу-мәдәни трендлар, инновацияләр, экспериментлар булдыра торган иҗади лаборатория.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International