20 сентябрьдән Бөтенроссия "Мәдәният менеджерларына сүз" проектлар конкурсы башланды. Аны «Мәдәният учреждениесе җитәкчесенә белешмә» журналы һәм мәдәният системасы үткәрә. Конкурска проектларны кабул итү 1 ноябрьдә тәмамлана.
Быелгы конкурсның тематикасы – «Бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар».
Төп приз — 100 мең сум һәм Мәдәният системасына еллык язылу бирелә.
Авыл мәдәният учрежденияләре өчен махсус номинация «Иң яхшы авыл проекты» җиңүчесенә 50 мең сум тапшырыла һәм Мәдәният системасына еллык язылу бүләк ителә.
Иң яхшы 10 җиңүчене конкурс сайтында 2 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар. Алар арасыннан жюри төп номинациядә җиңүчене билгеләячәк, ә редакция 22 декабрьдән 1 декабрьгә кадәр махсус номинациядә җиңүчене игълан итәчәк.
Тулырак мәгълүмат конкурс сайтында: http://konkurs.cultmanager.ru/