Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында "Киттек!" гастроль проекты турында матбугат конференциясе булып узды. Проект 8 бәйсез театрны берләштерәчәк һәм Россиянең 4 шәһәрендә узачак.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты, ул республикада бәйсез театрларны үстерү һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Бәйсез театрларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Пандемия булу сәбәпле аларның кайберләре ябылды. 2021 елда ярдәм итү чарасы буларак Мәдәният министрлыгы грант булдырды, дип билгеләп үтте министр.
Белешмә
"Киттек!" проекты төбәк тамашачыларына Россиянең заманча театрларының күпкырлы юнәлешләрен күрсәтергә тиеш. Проект сигез театр командасы гастрольләрен берләштерә һәм Россиянең дүрт шәһәрендә — Мәскәү, Казан, Калуга һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә күрсәтә.