Танылган композитор Илдус Якубов арабыздан китте

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Кичә озак вакытлы авырудан соң 87нче яшендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор  Илдус Дәүләт улы Якубов вафат булды.

Илдус Якубов 1935 елның 9 октябрендә Ульян өлкәсенең Иске Атлаш авылында туган. Башлангыч музыкаль белемне Якубов скрипка буенча танылган музыкант А.Ф.Бормусовтан алган. Алга таба И.Якубов Казан музыка училищесын һәм консерватория тәмамлый. Композиция дәресләрен А.С.Леманнан ала. Диплом эше буларак Якубов Беренче  симфонияне тәкъдим итә.

Композиторның иҗаты жанр ягыннан да, тематик яктан да бик бай һәм күпкырлы. Ул музыкаль-сценик әсәрләр, хор, камерно-инструменталь һәм вокал өлкәсендә дә күп хезмәт куя. Аны рус, чит ил һәм татар опера һәм балеты сюжетлары кызыксындыра. Мәсәлән, Грибоедовның «Горе от ума» операсы, Д.Родариның «Джелсамино в стране лжецов», Мольерның  «Тартюф»; М.Горькийның «Сказки об Италии» балеты , Н.В.Гогольның «Вий», Соловьевның «Хуҗа Насретдин» повесте, «Гибель Атлантиды»  һәм башкалар җәлеп итә.

Ул 12 симфония авторы. Музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм зур өлеш керткәне өчен Илдус Дәүләт улы Якубов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була.

Илдус Якубовның яраткан эшенә фидакарь хезмәт итүе, һөнәренә тугрылыгы югары бәяләнә.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Илдус Якубов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International