Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Г.Камал театрның архитектура концепциясен эшләү буенча халыкара ачык конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг булып узды.
Жюри Галиәскәр Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс җиңүченен 3 февральдә билгеләячәк. Июль аенда игълан ителгән конкурска барлыгы 537 гариза бирелгән. Конкурс кагыйдәләре буенча чит ил архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләште. 14 илдән командалар 26 консорциумга бүленде, 13 шәхси конкурсант — бу Россия территориясендә эшләүче юридик затлар һәм эшмәкәрләр. 12 октябрьдә 8 финалист билге булды.
Эшчәнлек алып бару өчен финалистларга берничә документ тапшырылачак, шул исәптән Камал театры тарихы турында аналитик материал, техник мәгълүматлар, Кабан күле янындаагы территориянең үсеше турында тарихи белешмә, декоратив-гамәли сәнгать һәм татар костюмы, шулай ук архитектурада «Татарларның сәнгать мәдәнияте» дигән иллюстратив һәм белешмә материал тәкъдим итү планлаштырыла.
«Без конкурста катнашучыларга теләкләребезне җентекләп аңлаттык, контекстка кереп китү өчен ярдәм буларак бик күп материаллар тупладык», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Конкурсның инициаторлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Конкурсның жюри әгъзалары тавыш бирүе нәтиҗәсендә сайлап алынган иң яхшы конкурс тәкъдименең авторы җиңүче дип танылачак. Жюри утырышы нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм ике финалистка акчалата бүләк тапшырылачак: җиңүчегә – 2,5 млн.сум, 2 урынга – 1,5 млн. сум, 3 урынга – 1 млн. сум.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, Галиәсгар Камал исемендәге театрның Кабан күле буендагы иске бинасын куллану мәсьәләсе конкурска йомгак ясалганнан соң хәл ителәчәк. «Конкурс гаризаларында яңгыраган концепцияләрдә гамәлдәге бина белән яңа бинаны бердәм комплекс буларак карау тәкдим ителә. Бинаны ничек файдалану җиңүче игълан ителгәч билгеле булачак", - дип аңлатты Ирада Әюпова.
Белешмә
Камал театры Россиянең иң борынгы милли театрларының берсе. Театрга 1906 елда нигез салынган. Кабан күле янында урнашкан хәзерге театр бинасы 1985 елда төзелгән. Камал театрының яңа бинасын Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында торгызу планлаштырыла.