2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2022 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары исемлеге төзеләчәк.
Агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2022 елга максатлар һәм бурычларын формалаштыра башлау турында игълан иткән иде.
Максатлар һәм бурычлар турында тәкъдимнәр ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган экспертлар төркеме тарафыннан әзерләнгән.
ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тәкъдимнәрен караганнан соң бер ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштыру» бүлегендә халык арасында сораштыру уздырылачак. Татарстанлылар тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларга тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында сораштыру нәтиҗәләре буенча 2022 елга министрлыкның биш яисә җиде бурычы һәм максаты билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүчеләрнең шулай ук хәбәрчеләрнең дә теркәлү узулары сорала. Электрон почта: Daniil.Plaksin@tatar.ru ("Утырышка" дигән исем кую сорала).
Утырыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында (Пушкин урамы, 66/33) 15.30 сәгатьтә 4 каттагы утырышлар залында башлана.