«Каравон» фестиваленә нигез салучы Сергей Трусов вафат

2021 елның 15 октябре, җомга

Кичә рус халык җыры «Каравон» ансамбленә һәм Төбәкара рус фольклоры «Каравон» фестиваленә нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Алексей улы Трусов  вафат булды.

С.А. Трусов 1958 елның 15 сентябрендә Кемерово өлкәсенең Тяжинский районы Новопокровка авылында туган. 1981 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.

1988 елда «Каравон» фольклор ансамбленә нигез салган. Ул елларда Сергей Трусов Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында мәдәният йорты директоры булып эшләгән.

1993 елда С.Трусов беренче «Каравон» рус фольклоры фестивален оештырган, ә 2003 елда бәйрәмгә дәүләт статусы бирелгән.

Ел саен бәйрәмгә Татарстаннан, Идел буе төбәкләреннән 50дән артык этнографик һәм вокаль ансамбль җыела. Фестиваль традицион рус мәдәниятен үстерүгә, фольклор хәрәкәтен популярлаштыруга, иң яхшы вокал коллективларын барлауда ярдәм итә.

Трусов «Каравон» рус халык бәйрәме тарихы музеен булдыруда инициатор.

Сергей Алексей улы Трусов рус халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру эшендә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International