13 октябрь Баку шәһәрендә Росхезмәттәшлек мәйданчыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыелмасыннан «Шишкин. Мәхәббәт һәм иҗат» күргәзмәсе ачылды.
Кунакларны Россия Федерациясенең Әзербәйҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников һәм Росхезмәттәшлек вәкиллегенең Әзербәйҗандагы җитәкчесе Ирек Зиннуров сәламләде. Алабугадан күргәзмә ачылышынды музей-тыюлыкның генераль директор урынбасары Марина Жарковская һәм И.И. Шишкин музей-йорты мөдире Лариса Башкирова катнашты.
Күргәзмә Алабуга шәһәрендә урнашкан И.И. Шишкинның мемориаль музей-йорты турында сөйли һәм танылган рәссамның биографиясе, аның рәссам буларак камилләшүе, табигатькә һәм кече Ватанына булган күпкырлы мәхәббәте белән таныштыра.
Экспозициядә күренекле рәссамның графика хезмәтләре һәм тормыш иптәше Ольга Лагода-Шишкинаның карандаш белән иҗат ителгән рәсемнәре тәкдим ителә. рәссамның укучысы һәм икенче хатыны-Шишкинаның рәсемнәре тәкъдим ителә. Бу рәсемнәр 1887 елда Шишкин тарафыннан вафат булган хатыны истәлегенә фототипия техникасында бастырылган.
Күргәзмәгә килүчеләр «рус урманына гашыйк» рәссамның картиналар күчермәләрен, шулай ук рәссамның кызы Ксения тарафыннан ясалган акварель открыткаларын күрә, Шишкиннар гаиләсе йорты предметлары белән таныша алачаклар.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының И.И. Шишкин музей-йорты фәнни хезмәткәрләре рәссамның шәҗәрәсен өйрәнү буенча 20 ел дәвамында даими эш алып баралар.
Күргәзмә күпьеллык тикшеренү хезмәте – атаклы рәссамның генеалогик нәсел агачы һәм Иван Иван улы гаиләсенең фотогалереясы белән таныштырачак.
Шәҗәрәдә бөек рәссамның 15 буыны һәм 500 дән артык исем теркәлгән.