Юбилей фестивале кысаларында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Орган залында Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Консерватория җитәкчелеге, шулай ук республика композиторлары катнашында түгәрәк өстәл булып узды.Әңгәмә Татарстанда музыка сәнгате һәм мәгариф мәсьәләләренә багышланган иде.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашучыларны сәламләде һәм профессиональ музыка белеменең мөһим ролен билгеләп үтте.
Консерваторияга визит белән килгән Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе ректоры Александр Рыжинский түгәрәк өстәлнең хөрмәтле кунагы булды.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
Спикерлар яңа федераль белем бирү стандартлары һәм Россиядә музыка белемен үстерү потенциалы турында фикер алыштылар.