Ирада Әюпова Россия Федерациясендә Литва Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эйтвидас Баярунас белән очрашты

2021 елның 8 октябре, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясендә Литва Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эйтвидас Баярунас белән очрашты.

Эшлекле очрашу кысаларында министрлык башлыгы Литва Республикасы илчесе белән республикаларның мәдәни потенциалы турында фикер алышты.

 "Литваның креатив индустрияләр контекстында дәүләт ярдәме кызыксындыра: сезнең тәҗрибәне өйрәнергә телибез", - диде Ирада Әюпова.

«2021 ел "Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы" дип игълан ителде. Бу карар Литва дәүләтенең Бөек Князе Гедиминасның Алтын Урда татарлары белән татулык һәм аларны үз җиренә яшәргә чакыруы турында килешү имзалавына 700 ел тулу уңаеннан игълан ителде", - дип сөйләде Эйтвидас Баярунас.

Бүгенге көндә Литвада 5 000 якын татар яши (рәсми документлар буенча-3 500).

Литва Республикасының Вильнюс, Немежис, Висагинас, Клайпеда һәм Кырык Татар авылында татар оешмалары эшли

Бүген 17.30 сәг. «МИР» кинотеатрында Литва илчесе Эйтвидас Баярунас белән очрашу уза. Шулай ук Литва татарлары тарихы турында күргәзмә һәм Литвада яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәниятен тасвирлаучы «Тугрылык боҗрасы» фильмын күрсәтү дә күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International