Делегация әгъзаларының иҗади кичәсе 14 октябрь 16.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең Зур залында (Карл Маркс ур.,26 йорт) узачак.
Визитның максаты- Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте белән танышу, мәдәният өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, җәмәгатьчелек һәм иҗат интеллигенциясе белән очрашу.
Делегация составында Россия Язучылар берлеге җитәкчелеге, Россия Язучылар берлеге каршындагы әйдәп баручы Совет җитәкчеләре (милли әдәбият Советы, шигърият Советы), илнең әйдәп баручы язучылары бар.
Иванов Николай Федор улы — Россия Язучылар берлеге рәисе, прозаик.
Иванов Геннадий Виктор улы — Россия Язучылар берлегенең Беренче секретаре, шагыйрь.
Латынин Валерий Анатолий улы — Россия Язучылар берлегенең Милли әдәбият Советы рәисе, шагыйрь-тәрҗемәче.
Гловюк Сергей Николай улы — шагыйрь-тәрҗемәче, нәширче.
Крупин Владимир Николай улы — Россия Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Патриарша премиясенең беренче лауреаты, прозаик
Кирюшин Виктор Федор улы — Россия Язучылар берлеге каршындагы шигърият Советы рәисе, шагыйрь.
Шумейко Игорь Николай улы – язучы, публицист, тарихчы
Чарага керү өчен теркәлү шарт: https://centrpushkina.timepad.ru/event/1807731/