«Наше время — Безнең заман» фестиваль хәрәкәтенең зональ этаплары башлана

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 8 октябрь Әлмәттә «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең зональ этаплары башлана.

Фестиваль хәрәкәте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

Әлмәт һәм якын-тирә районнарның талантлы яшьләре ике көн дәвамында 8 һәм 9 октябрьдә масштаблы проектның суперфиналына үтү мөмкинлеге өчен көрәшә алачак.

Проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (командалар составында — 45 яшькә кадәр) затлар катнаша. Слесарь, электрик, табиблар һәм башка һөнәр вәкилләре «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

Зональ этаплар шулай ук 15-16 октябрь Түбән Камада, 22-23 октябрь Казанда һәм 29-30 октябрь Яшел Үзәндә узачак.

«Быел без Татарстан предприятие, оешма, учреждениеләреннән 180 гариза кабул иттек. Узган ел белән чагыштырганда быел фестиваль хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләрнең саны артты", - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Айдар Гәйнетдинов.

Быел фестивальдә беренче тапкыр 17 яңа предприятие катнашачак. Әйтик, Югары Ослан районының крестьян (фермер) хуҗалыгы (Бакча-Сарай бистәсе),  Татарстан Республикасында Күпфункциональ үзәк ДБУ, «КазанЭкспресс Фулфилмент» ҖЧҖ, «Яшел Үзән проект-конструктор бюросы" АҖ, «Россия Инновацион Ягулык-Энергетика Компаниясе" ҖЧҖ һәм башкалар.

Проектта шулай ук А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы АҖ, «Челтәр компаниясе» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Түбән Кама нефть химиясе» АҖ, «Татнефть» ҖАҖ, «Татэнерго» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП һәм башкалар катнашачак.

Айдар Гәйнетдинов шулай ук, катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле сәбәпле, зональ этаплар тамашачыларсыз узачак, дип билгеләп үтте. Жюри каршына сәхнәгә чыгу да иминлек шартларын үтәп оештырылачак: командалар һәм аерым башкаручылар бер-берсе белән очрашмаячак.

Барлык катнашучылар да сәхнәгә температура үлчәгәннән һәм кулларны дезинфекцияләгәннән соң гына кертеләчәк. Мәйданчыкта чыгышлар санитар эшкәртүгә туктатылачак.

 "Чыгышларны күрергә теләүчеләр өчен онлайн-трансляция оештырылачак", - дип ассызыклады Гәйнетдинов.

Зональ этапларда үзләрен оста күрсәткән команда һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.

Монда номинацияләргә «Предприятиенең визитка-презентациясе" категориясе өстәләчәк.

Җиңүчеләр 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак.

Нәкъ биредә Гран-прига лаек командага ТР Президентының традицион күчмә кубогы, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булучыга 300 мең сум күләмендә акчалата премия биреләчәк.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, Гала-концертта тамашачыларның саны залдагы урыннар санының 50 процент тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International