Идел буенда «Тын Дон»: Горький һәм Шаляпин музеенда Шолохов музей-тыюлыгы күргәзмәсе ачыла

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрь 16 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда «Тын Дон» битләре» күргәзмәсе ачыла. Ростов өлкәсенең Шолохов музей-тыюлыгы экспонатлары язучының катлаулы язмышы турында сөйли. Аңа “Тын Дон” романы өчен Нобелев премиясен бирелгән.

Казандагы күргәзмәдә Михаил Шолохов һәм аның гаиләсенең мемориаль әйберләрен, төрле еллардагы фоторәсемнәрен, кулъязмаларын, хатларын, документларын, казак көнкүреше, Дон җире өчен традицион булган предметларны күрергә мөмкин булачак.

Казанга килер алдыннана күргәзмә Ульян шәһәрендә Гончаров исемендәге туган якны өйрәнү өлкә музеенда һәм Саратовның Константин Федин Дәүләт музеенда оештырылган.

Проект Шолохов музей-тыюлыгы һәм Гончаров исемендәге Ульяновск музее арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә тормышка ашырыла. Килешү Санкт-Петербургта VIII Халыкара мәдәни форумда имзаланган. Ул күргәзмә партнерлыгын да күздә тота.

Күргәзмә 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International