Проектта вокал сәләтенә ия булган, картлар йортларында, махсус интернатларда яшәүче, социаль яклау органнары күзәтүе астында торучы талантлы олы кешеләр, шулай ук туганнары һәм якыннары кайгыртуыннан мәхрүм калган ялгыз пенсионерлар катнаша ала.
Проектта катнашучылар читтән торып сайланачак.
Алга таба бәйге Мәскәү шәһәрендә узачак. Катнашучыларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын НТВ телеканалы үз өстенә ала.
Конкурска гаризалар 15.12.21 елга кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат белән «Син супер! 60+» конкурсы нигезләмәсендә танышырга мөмкин.