29 октябрь Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында Федор Достоевский әсәре буенча куелган «Җинаять һәм җәза» спектакленең премьерасы булачак.
"Премьера Татарстан мәдәнияты тарихында әсәрнең татар телендә беренче театральләштерелеше булачак», — дип билгеләп үтте театр җитәкче Нурсибә Әдиева
Инсценировка авторы-Уфадан яшь режиссер Илсур Казакбаев.
"Спектакль тапшырылды, актерлар белән генераль караулар узды. Сәхнәгә барлыгы биш кеше чыгачак, өчесе театрның актерлары һәм мәктәпкәчә яшьтәге ике бала җәлеп ителгән»,-дип уртаклашты әдәби бүлек җитәкчесе.
Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы буенча куела. Бу премьераны шулай ук «Пушкин картасы» ияләре дә карый алачак.