Александр Сладковскийның энтузиазмы яңа идеяләр, кызыклы программалар тудыра һәм талантлы шәхесләрне ача. Без дустанә мөнәсәбәтләрне һәм үзара аңлашуны, күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлегебезне югары бәялибез. Музыкага ихлас хезмәт итүегез һәм югары профессиональлек, классик музыканы пропагандалаудагы эшчәнлегегез, алыштыргысыз музыкантлар булуыгыз турында сөйли. Сезнең коллектив Татарстан һәм Россиянең горурлыгы! Искиткеч коллективыгызга илһам һәм яңа уңышлар телибез! Иҗат серләренә, музыка сәнгате үрләрен яулауда үҗәтлек телим.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 55 еллык тарихы бар. ТАССР Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов һәм РСФСР Композиторлар берлеге Идарәсе рәисе Дмитрий Шостакович инициативасы белән оештырылган Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры ярты гасырдан артык масштаблы проектлар булдыра һәм иҗади үрләр яулавын дәвам итә.
Төрле елларда оркестр белән танылган Г.Вишневская, И.Архипова, О.Бородина, Х.Герзмава, Суми Йо, С. Кермес, А.Шаһиморатова, Т.Сержан, А.Бонитатибус, Д. Алиева, П.Доминго, Р.Аланья, З.Соткилава, Д. Хворостовский, В.Герелло, И.Абдразаков, В.Спиваков, В.Третьяков, И.Ойстрах, В.Репин, Л.Кавакос, С. Крылов, Г.Кремер, А.Баева, Ю.Башмет, М.Ростропович, Д. Шафран, Д. Герингас, С. Ролдугин, М.Плетнев, Н.Петров, В.Крайнев, В.Виардо, Л.Берман, Д. Мацуев, Б.Березовский, Б.Дуглас, Н.Луганский, А.Торадзе, Е.Мечетина, К.Башмет, И.Бутман, С. Накаряков, А.Огринчук, И.Федоров чыгыш ясаган. Шулай ук А. А.Юрлов исемендәге Россия дәүләт академия хор капелласы; А.В.Свешников исемендәге Дәүләт академия рус хоры; «Хор җырлары осталары» академия зур хоры; Г. Эрнесакс, В. Минин җитәкчелегендәге хор коллективлары, М.И. Глинка исемендәге Капелла Дәүләт оркестры белән бергә иҗат иткән.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Россиянең иң яхшы коллективлары исемлегенә керә. Алар Мәскәүдә, Пермьда, Ырынбурда, Иркутск, Сочи, Төмәндә төрле февстивальләрдә катнаша. 2014 елның 2 апрелендә оркестр Париждагы ЮНЕСКО Штаб-фатирында концертта катнаша, анда Денис Мацуевка игелекле ихтыяр илчесе исемен бирү тантанасы узган.
ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырылган «Рахлин сезоннары», «Ак сирень», «Казан көзе», Concordia, «Денис Мацуев дуслары янында», «Иҗади ачыш» халыкара музыка фестивальләре Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышында иң якты вакыйгаларның берсе дип танылды.
Татарстанның төп симфоник коллективы бүген – маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге күп кенә төбәк һәм башкала сәхнәләрендә көтеп алынган кунак. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Medici. tv һәм Mezzo телеканалларында язылган беренче Россия региональ коллективы.