Ел саен гражданнар үзенең милкендә булган транспорт, фатир, йорт һәм җир салымнарын түли.
Үз чиратында, салым түләүчегә салым органы тарафынан салым түләү вакыты җиткәнче 30 көн алдан салым түләү кирәклеге турында хәбәрнамә җибәрелергә тиеш.
Әгәр яшәү яисә теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр аркасында (командировка, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, ялга китү сәбәпле) озак вакыт хәбәрне ала алмау очрагында, бердәм салым түләү ысулыннан файдаланып, салымнарны вакытыннан алда (аванс буларак) иртәрәк түләү мөмкинлеге дә каралган.
Бердәм салым түләү ысулы электрон янчыкка тиң, гражданин үз теләге белән физик затлар мөлкәте, җире, транспорт салымнарын хәбәрнамә килгәнче үк алданрак тули ала.
Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына утыра һәм милек салымнарын түләү вакыты җитү белән, салым органы салым түләүченең акчасын мөстәкыйль рәвештә күчерә. Беренче чиратта, түләнгән акча физик затның бурычларын (булган очракта) ябуга тотыла, аннан соң салымын түләүгә юнәлдерелә.
Бердәм салым түләү гражданнарга мөлкәт салымнарын түләүне гадиләштерә һәм тизләтә.
Бердәм салымны «Салым, физик затларның иминият взносларын түләү» («Уплата налогов, страховых взносов физических лиц») яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыгын тулыландыру» («Пополнить авансовый кошелек») опциясеннән файдаланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилия, ИНН һәм сумманы күрсәтү җитә.
Бердәм салымның суммасын исәпләү өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Транспорт салымы калькуляторы» һәм «Физик затлар милкендәге җир һәм йорт салымы калькуляторы» онлайн-сервислары ярдәм итәчәк: nalog.ru
Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм белешмә үзәгенең 8-800-222-2-222 телефоны аша алырга мөмкин.