Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә "Экспо-2020" Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты.
Россия атнасын Татарстан экспозициясе ачып җибәрде. Алдагы 10 көндә мәйданчыкта республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, Иннополис инновацияләр шәһәре һәм университеты, югары технологияләр ИТ- технопаркы. Моннан тыш, панель дискуссияләрдә Татарстанның экспорт юнәлешле сәнәгать предприятиеләре потенциалын тәкъдим итү булды.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың мәдәни потенциалы һәм креатив индустрияләре турында сөйләде. Татарстанлылар эре мәдәни чараларны - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен һәм Идел Буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, мөселман киносы фестивален дә тәкъдир иттеләр. Шулай ук "Экспо-2020" Бөтендөнья күргәзмәсендә катнашучыларны күннән ясалган милли эшләнмәләр белән таныштырдылар һәм аларны җитештерү турында да сөйләделәр.