Бүгенге көндә 1 800дән артык оешма «Пушкин картасы» программасына кушылды, афишада хәзерге вакытта 14 мең мәдәни вакыйга урнаштырылган, яшьләр Пушкин картасы ярдәмендә әлеге чараларны карый алачак, дип белдерде РФ мәдәният министры Ольга Любимова. Программа буенча сатып алынган билетларның саны 360 мең тәшкил итә, уртача чек 700 сум, дип өстәде Ольга Любимова.
«Пушкин картасы» программасы нәтиҗәләре буенча төбәкләр картасы барлыкка килде. Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәдәният учреждениеләре саны буенча алда баруы аңлашыла, әмма алга таба программаның торышы кызыклы: Новосибирск өлкәсе, һәм Себер өченче урында, аннан соң Татарстан Республикасы, Свердловск өлкәсе», — диде Любимова. Топ-регионнар исемлегенә Ростов, Түбән Новгород, Чиләбе һәм Омск өлкәләре, шулай ук Пермь крае керде, дип билгеләп үтте ул.
"Пушкин картасы" - Россиядә мәдәни чараларны популярлаштыру программасы. Программа 2021 елның 1 сентябреннән эшли башлады. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә әлеге программа кысаларында театрларга, музейларга һәм концерт залларына билетларны дәүләт хисабыннан сатып алырга мөмкинлек бирә.