5-9 октябрь «Мир» кинотеатрында «Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» мәдәни-агарту проектының III этабы узачак.
Проектны Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Халыкара программалар һәм кинофестивальләр үзәге, «Татаркино» мәдәният учреждениесе оештыра.
Проект программасы рус әдәбиятының күренекле классиклары Ф.М.Достоевский һәм Н.А.Некрасов иҗатына багышлана. Быел язучыларның 200 еллыгы билгеләп үтелә.
7 октябрь проект кысаларында Мәскәүдә Италия мәдәният институты белән берлектә "Италия кино классикасы” программасы әзерләнде. Программада Италиянең танылган режиссерлары Лукино Висконтиның «Белые ночи» (1957) һәм Витторио Де Сиканың «Похитители велосипедов» (1948) фильмнары күрсәтеләчәк.
Чараларда катнашу бушлай һәм алдан теркәлү шарт.
Мәдәни чаралар 5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә һәм «Мир» кинотеатрында узачак.
Итальян мәдәният институты икенче ел проектта катнаша һәм рус язучыларының әсәрләре буенча куелган Италия кино классикларының фильмнарын тәкъдим итә. Фильмны Мәскәүдә Италия мәдәният институты директоры Даниела Рицци тәкъдим итәчәк. Башлана 12:00 сәгатьтә.
5, 8 һәм 9 октябрьдә «Мосфильм» коллекциясеннән танылган Россия режиссерларының Ф.М.Достоевский әсәрләре һәм мотивлары буенча төшерелгән режиссер «Идиот» (режиссер Иван Пырьев (1958)), «Скверный анекдот» (Александр Алов и Владимир Наумов (1966)), «Двадцать шесть дней из жизни Достоевского» (Александр Зархи (1980)) һәм «Клетка» (Элла Архангельская (2015)) фильмнары күрсәтеләчәк.
А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак чараларга рәсми сайтның «Афиша» бүлегендә теркәлү мөмкин (сылтама) http://центрпушкина.рф/01_poster .
«МИР» кинотеатрына «Афиша» бүлегендә теркәлергә һәм билет алырга мөмкин: https://kinoteatr-mir.ru .Билет бәясе 0 сум.