Казанда «Te salutant, Sofia!» фестивале уза

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

«Te salutant, Sofia!» фестивале күренекле композиторыбыз, ватандашыбыз София Гобәйдуллинаның тууына 90 ел тулуга багышланган. Чара Казанда 2021 елның октябрь ахырында узачак.

Фестивальне София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оештыра. Фестиваль кысаларында концертлар, презентацияләр, күргәзмәләр, иҗади очрашулар булачак, шулай ук кинолар күрсәтеләчәк.

25 октябрь 18.30 сәг С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе коллективы концерты булачак. Чарада София Гобәйдуллинаның төрле елларда иҗат иткән  әсәрләре башкарылачак.

Башкаручылар: Оркестр TATARICA.  Дирижер – Ринат Халитов,

Казан консерваториясе студентлары хоры.  Дирижер – Юрий Карпов.

Солистлар: Р. Урасин (фортепиано), К. Горбанова (орган), М. Косов (перкуссии), Ф. Нуруллоева (орган), А. Файзуллин (баян), М. Волков (контрабас), В. Шипов (контрабас).

27 октябрь 11.00 сәгатьтә Казан Ратушасында бәйрәм чаралары узачак.

  • С. Гобәйдуллина иҗаты турында яңа документаль фильмнар тәкъдим итү
  • "Мәхәббәт билгесе астында. Композитор София Гобәйдуллина» яңа китабы презентациясе
  • Россия, Татарстан, Франция, Германия рәссамнарының «София Гобәйдуллинаның рәссамнары» картиналар күргәзмәсен ачу. Күргәзмә композиторның 90-еллыгына багышлана.

28 октябрь 18.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында София Гобәйдуллинаның «Tesalutant, Sofia!» автор юбилей концерты узачак.

Дирижерлар: Андрес Мустонен (Эстония-Израиль), Анна Гөлишәмбәрова.

Солистлар: Михаил Дубов (фортепиано), Иван Бушуев (флейта), Олег Танцов (кларнет), Роман Минц (скрипка).

29 октябрь 18.00 сәгатьтә Татарстан Композиторлар берлеге залында София Гобәйдуллина исемендәге I Халыкара яшь композиторлар конкурсы җиңүчеләренең Гала-концерты булачак.  

Солистлар: Р.Минц, О. Демина (Мәскәү).

31 октябрь 15.00 сәгатьтә Казан Ратушасында София Гобәйдуллина исемендәге I Халыкара яшь композиторлар конкурсында җиңүчеләрнең икенче Гала-концерты узачак.

Солистлар: А. Суслин (контрабас, Германия), В. Волков (баян, Мәскәү), Т. Жак (фортепиано, Санкт-Петербург), М. Полушкина (вокал, Казан), Г. Тян (электрогитара, Санкт-Петербург), А. Гәниуллина (вокал, Казан).

2, 3 ноябрь Казан Ратушасында Татарстан рәссамнары һәм музыкантлары белән мастер-класслар һәм иҗади очрашулар оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International