Качалов театр фестивале башланды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында театрның 230 еллыгына багышланган икенче Качалов театр фестивале башланды.

Фестиваль Кирилл Пирогов, Ксения Кутепова һәм Галина Тюнина катнашында Петр Фоменконың «Гаилә бәхете» (Семейное счастье)  спектакле белән ачылды.

12 октябрь Мәскәүнең Сергей Женович «Театр сәнгате студиясе» труппасы Даниил Хармс повесте буенча куелган “Әбиләр” («Старухи») спектаклен күрсәтәчәк, ә 19 һәм 20 октябрьдә Санкт-Петербургның “Балтика йорты” («Балтийский дом») театр-фестивале Александр Галибин куйган «Анна Каренина» спектаклен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International