13 майдан 18 майгача Винница шәһәрендә «Подольская лялька-2013» VIII Халыкара курчак театры фестивале булып узды, әлеге чара җирле өлкә курчак театры оешуга 75 ел тулуны бәйрәм иткән көннәргә туры килде.
Халыкара фестивальдә Болгария, Румыния, Казахстан, Литва, Молдова, Россия һәм Украинадан килгән 20 коллектив катнашты. Чаллы дәүләт курчак театры жюри хөкеменә «Дюймовочка» спектаклен тәкъдим итте һәм фестиваль йомгаклары буенча мактаулы III урынга лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте