Бөтенроссия балалар театры коллективлары фестивале лауреатлары билгеле булды

2021 елның 24 сентябре, җомга

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Поколение NEXT» дип исемләнгән Бөтенроссия балалар театры коллективлары фестивале узды.

Дүрт көн буе Гусиноозерск, Петрозаводск, Төмән һәм Казанның дүрт коллективы актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика һәм вокал буенча Татарстан Республикасының әйдәп баручы театр педагогларыннан, профессиональ театр артистларыннан мастер-класслар тыңладылар һәм Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә үз спектакльләрен дә күрсәттеләр. Финалистлар өчен театр һәм кино актеры Сергей Друзьяк белән иҗади очрашу оештырылды.

Фестивальнең "Иң яхшы спектакль” номинациясендә Гусиноозерск шәһәреннән «Родничок» курчак театры, Петрозаводск шәһәреннән «ТеатRoom» иҗат лабораториясе, Төмәннән “Космос” театр үзәге һәм “ТеМа” театр остаханәсе, Казаннан “Ихлас” иҗади һәм менталь үсеш студиясе җиңүче булды. Финалистларга Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгыннан Рәхмәт хатлары, Татарстан театр әһелләре берлегеннән һәм Халыклар дуслыгы йортыннан махсус бүләкләр, ә «Иң яхшы спектакль» номинациясендә лауреат кубогы һәм диплом тапшырылды. Спектакльләрнең язмаларын Казан яшь тамашачылар театрының YouTube рәсми каналында карарга мөмкин.

Шулай ук бүләкләү тантанасында 12 номинациядә фестивальнең лауреатлары игълан ителде, алар партнерлар һәм спонсорлардан бүләкләр алды. Тантанага дистанцион рәвештә бөтен Россиядән фестивальдә катнашучылар кушылды.

Фестиваль партнерлары: «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү ярдәм фонды, «ЮВТ АЭРО» АҖ, «Комус» ҖЧҖ, «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды, «Түбәтәй» туклану челтәре, «Фея» кибетләре челтәре, «Сезон – Т» ҖЧҖ, «Мәйдан» ПФК ҖЧҖ, «Татар-информ» МА, «Татармультфильм» анимация студиясе, MindGames өстәл уеннары кибете, «КидСпейс» балалар күңел ачу үзәге, «БИЗНЕС Online» электрон газетасы, «БИЗНЕС Online» электрон газетасы, «БИЗОN» хәзерге заман сәнгать галереясы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International