2-3 октябрь 13:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Төньяк балкышы» («Северное сияние») спектакленең премьерасы булачак. Спектакль Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән.
Сюжет буенча балалар укытучы белән төньяк балкышын күрү хыялы белән сәяхәткә чыгалар һәм мавыктыргыч маҗараларга тап булалар. Төньяк Балкышы» каршылыкларны җиңү турында кызыклы тарих. Бу табигый күренешне безнең якларда күрү-могҗиза санала. Әмма бу җиңел булмаячак! Киртәләрне җиңәргә аларга җирле халык әкиятләре ярдәм итәчәк. Бабайлар һәм әбиләрдән, әти-әниләрдән ишетеп үскән әкиятләрнең файдасы тиячәк.
Режиссер Лилия Әхмәтҗанова, драматург – «Драматургия» номинациясендә «Дебют» әдәби премиясе лауреаты Ирина Васьковская, рәссам – Екатерина Горшкова.
Спектакльдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Шакирҗанова, артистлар Гүзәл Вәлишина, Илнур Гарифуллин, Нияз Зиннәтуллин, Ярослав Кац, Мария Мухортова катнаша.