Казанда "Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» проекты башлана

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

5-9 октябрь «Рус классикасы: укыйбыз, тыңлыйбыз, карыйбыз» мәдәни-агарту проектының III этабы узачак. Проектның программасы күренекле рус әдәбияты классиклары Ф.М.Достоевский һәм Н.А.Некрасов иҗатына багышланган.

Проектны Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән Халыкара программалар һәм кинофестивальләр үзәге оештыра.

Чараларда катнашу бушлай.

Чаралар 5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә һәм «Мир» кинотеатрында узачак.

Чараларга алдан теркәлү шарт.

 А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак чараларга рәсми сайтның «Афиша» бүлегендә теркәлү мөмкин (сылтама) http://центрпушкина.рф/01_poster .

«МИР» кинотеатрына «Афиша» бүлегендә түбәндәге сылтамада теркәлергә була: https://kinoteatr-mir.ru .Билет бәясе 0 сум.

7 октябрь проект кысаларында Мәскәүдә Италия мәдәният институты белән берлектә "Италия киносы классикасы” программасы буенча Италиянең танылган режиссерлары Лукино Висконти һәм Витторио Де Сика 2 фильмы күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International