Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ямал-Ненец автоном округы мәдәният департаменты коллегиясе башланды. Киңәйтелгән утырышта дәүләт учреждениеләре, муниципаль берәмлекләрнең мәдәният идарәсе органнары җитәкчеләре катнаша
Коллегия утырышын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде. Кунакларны сәламләгәннән соң ул республикада мәдәният үсешенең юнәлешләре турында сөйләде. Утырышта каралган темалар арасында «Пушкин картасы» программасы да бар иде. Министр яңа программаның мәдәният учреждениеләре өчен акча эшләү генә түгел, ә яңа аудитория табу ысулы дип билгеләп үтте.
Утырышның нәкъ менә Казанда узуы очраклы түгел. Ямало-Ненец автоном округы коллегиясе киләчәктә үз регионында гамәлгә ашыру өчен мәдәният өлкәсендә Татарстанның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә.