29 сентябрь 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык шагыйре, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
Мемориаль такта шагыйрь яшәгән Жуковский урамындагы 9нчы йортта урнаштырылачак. Тактада: «Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәгән», - дип язылган. Истәлек рус һәм татар телләрендә язылган.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы язучылар берлеге җитәкчелеге, Ф.Г. Яруллинның хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары катнашачак.
Белешмә
Фәнис Яруллин (1938-2011) - татар шагыйре, прозаик һәм драматург, 46 китап авторы. 1978 елда Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге республика премиясе тапшырыла, ә 1995 елда ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2001 елда Фәнис Яруллинга «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә. 1984 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен язучы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, ә 1988 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.