ТР мәдәният министры һәм Казахстанның Генераль консулы мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Ерлан Узан улы Искаков Генераль консул вазыйфасына бу елның сентябрендә билгеләнгән иде. Очрашу танышу максатында узды.

Баш консул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итү теләген белдерде, элеккеге проектларның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

И.Әюпова Казахстан режиссеры Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә гран-при яулавын билгеләп үтте.

Очрашуда җитәкчеләр киләчәктә хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре турында да фикер алыштылар. ТР мәдәният министры «Юл картасы» кысаларында тыгыз элемтәдә тору теләген белдерде, эре проектлар белән бергә зур булмаган проектлар буенча да коммуникацияләр кирәклеген билгеләп үтте.

Ике як мәдәният өлкәсендә, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында, хезмәттәшлек буенча киләсе елга план әзерләргә килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International