6 ноябрь «Синдикат» киңлегендә дүртенче тапкыр шигъри слэм узачак. Программа 19:00 сәгатьтә башлана.
Проект RE’ACTOR креатив индустрияләрне үстерү программасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Программа үз эшен 2021 елның апреленнән башлады. Ул Татарстан яшьләре арасында иҗат әһелләренең идеяләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү, иҗади бергәлекләр булдыру һәм креатив бизнес үстерүгә юнәлдерелгән.
Проектның авторы - Регина Әхмәтова.
Кичәнең иң яхшы авторлары өчен тавыш бирү кәгазь анкеталар ярдәмендә уздырыла, анкета һәр тамашачыга кергәндә биреләчәк. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу - тавыш бирүнең иң нәтиҗәле һәм гадел ысулларының берсе. Традиция буенча слэм җиңүчесе үзенең шигыренә видеоарт төшерү мөмкинлегенә ия булачак.
Слэмга гариза рәсми сайтта 10 октябрьгә кадәр кабул ителә, гаризага үзең язган өч шигырне беркетергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат рәсми сайтта: http://poetry-slam.ru/ .