1 октябрьдә «Казанда Япония мәдәнияте көннәре» мәдәни чаралар программасы старт ала. Ул Япония һәм Россия арасында 2020-21 ел төбәкара һәм тугандаш хезмәттәшлеккә багышланган. Ике еллык мәдәни чаралар программасы Япон калейдоскобы дип атала.
Япония мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы «МИР» кинотеатрында Согетцу мәктәбенең Икэбана сәнгатен күрсәтү белән башланачак. Мастер Урана Куулар, 2 дәрәҗә Jonin Sanyo дипломы иясе. Программада 5 искиткеч фильм да бар.
2 октябрьдә «Сәләт» яшьләр үзәгендә ОМОТЭ СЭНКЭ дип исемләнгән чәй тантанасы узачак. Мастер-классны Урана Куулар үткәрә.
16 һәм 17 октябрендә башта Алабугада, аннары Казанның УНИКС залында Япониядән килгән Миямото Мами, Эйко Иваки һәм Карин Като катнашында «Татара-Евразия мирасы» татар - япон проекцион проекты тамашасының япон версиясен тәкъдир итү булачак. Әлеге тамаша самурай кылычы өчен корыч эретүче «Татара» металлургия миченә багышлана, аның исеме борынгы Тартария территориясендә металл эретү сәнгатенең барлыкка килү тарихы белән бәйле.
Япония мәдәнияте көннәрен япон шигъриятенә багышланган мастер-класс йомгаклый, аны журналист, редактор, тәрҗемәче Анна СЕМИДА уздырачак.
Чараны Россиядә Япония Илчелеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге, «Татаркино» ТР ДБМУ, «Сакура «Татар-Япон мәдәни-мәгълүмат үзәге», Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ, "Сәйяр» татар милли театр сәнгатенә ярдәм итү хәйрия фонды, «АНИЛАБ» ҖЧҖ һәм «Сэзон груп» ҖЧҖ оештырды.