Татарстан Президент мәдәни инициативалар фонды грант конкурсының хупланган гаризалар саны буенча икенче урынны алды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан белән бергә хупланган гаризалар саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар крае да лидерлар рәтендә.

Фонд тарафыннан 87,4 млн. сумлык 77 республика проекты хупланды, шуларның 29 муниципаль мәдәният учреждениеләреннән, суммасы 13,5 млн. сум.

Конкурс игълан ителү белән Татарстан мәдәният оешмалары өчен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында белем бирү чаралары оештырылды. Шулай ук республикадан гаризалар һәм проектларны җибәрү буенча зур эш башкарылды.

Президент мәдәни инициативалар фонды генераль директоры Роман Карманов сүзләренә караганда, бәйсез бәяләүдә экспертлар тарафыннан эчтәлек, иҗади алымнарга гына түгел, ә бюджетны детальләштерүгә һәм нигезләүгә, проектның гомумилегенә дә игътибар ителгән. Барлыгы 24 498 экспертиза үткәрелгән.

Барлыгы 11 746 проект экспертиза узган. Грантка мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1 500ләп проекттан һәр сигезенче проект командасы ия булачак. Фонд сайтында җиңүче проектларның нәтиҗәләр буенча тупланган баллар саны күрсәтелгән һәи тиешле статусы куелган. Иң югары балл-96. Баллар түбәндәгечә бүленде: 500 мең сумга кадәрге грантлар категориясендә-66; 500 мең сумнан алып 3 млн сумга кадәр категориядә - 74; 3 млн. сумнан алып 10 млн. сумга кадәр категориядә гариза бирүчеләр кимендә 75 балл, 10 млн. сумнан югары - 76 балл тупларга тиешләр иде", - дип хәбәр итте фонд вәкилләре.

Фондны булдыру инициативасы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан апрель аенда Федераль Җыенда яңгыраган иде. Май аенда фонд оештырылды һәм 15 июньнән конкурска гаризалар кабул ителә башлады. 6 августка кадәр фондның мәгълүмат системасында 84 регионнан 38 меңнән артык проект авторы тарафыннан гариза теркәлгән.

Гаризалар кабул итүнең киләсе этабы ноябрьдә башлана. Инициативалары беренче конкурска кертелмәгән проект авторлары белем алып, гариза биреп киләсе конкурста кабат катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International