Татарстан Республикасы мәдәният министры Россия-Сербия мәдәни форумында катнаша

2021 елның 24 сентябре, җомга

Форум 22-25 сентябрьдә Белградта уза.

Форум кысаларында планлаштырылган чаралар арасында Ф.М.Достоевский тууына 200 ел тулуга түгәрәк өстәлләр, «Православие-рус һәм серб мәдәнияте нигезе» темасына конференция, күргәзмәләр, Россия – Сербия китапханәләре берләшмәсе вәкилләре очрашуы, мәдәният һәм туризм буенча Эшче төркем утырышы, Россия Милли драма театры (Александринский) һәм Югославия драма театры арасында үзара килешү турында Меморандумга кул кую, пленар утырыш һәм башкалар.

Россиядан форум спикерлары: Ольга Ярилова – Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, төбәк министрлыклары һәм департамент җитәкчеләре, шулай ук Россия музей учреждениеләре әйдәп баручы эшлеклеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International