2021 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча Иҗтимагый совет ТР Дәүләт мәдәният учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәяләү үткәрә:
1. Татарстан Республикасы Актаныш районы туган якны өйрәнү музее;
2. Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы;
3. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы;
4. "Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
5. "Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
6. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее
7. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;
8. Иске-Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей тыюлыгы;
9. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы;
10. Галия Кайбицкая исемендәге музей;
11. Татарстан Республикасы Милли музее;
12. Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы;
13. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе;
14. Республика балалар китапханәсе;
15. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе;
16. Республика яшүсмерләр китапханәсе.
Мәгълүмат җыю, гомумиләштерү һәм анализлау «НОВИ» ИЦ ҖЧҖ тарафыннан башкарылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гражданнарга дәүләт (муниципаль) мәдәмният учреждениеләренең хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хезмәт күрсәтү сыйфаты турында үз фикереңне www.bus.gov.ru белдерергә була.
https://mincult.tatarstan.ru/anketa-po-otsenke-kachestva-usloviy-okazaniya-uslu.htm
Нәтиҗәләр буенча Иҗтимагый совет мәдәният учреждениеләре рейтингын булдырачак, шулай ук аларның эш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләячәк.