Казанда Япон киносы көннәре

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында Япон киносы көннәре узачак. Программага төрле халыкара кинофестивальләрдә танылу алган фильмнар кертелгән.

Япон киносы Көннәрен Такудзи Судзукиның «Гэгэгэ хатыны» фильмы ачачак. Кинокартина Нуноэ Мура автобиографиясе буенча төшерелгән. Фильм алдыннан Икебана Согэцу сәнгате буенча мастер- класс узачак.

2 октябрьдә «Миннән сиңа» кинолентасы күрсәтеләчәк, режиссер Наото Кумадзава. Программаны «Мине беркем якламый» драмасы дәвам итәчәк, режиссер Реити Камидзука. Бу фильм мәктәп укучысы турында.

4 октябрьдә 32 яшьлек Джиро турында «Мамесиба» фильмы тәкъдим ителәчәк, режиссер Тору Камэй. Япон киносы көннәрен «Термы Рима» фантастика фильмы төгәлләячәк, режиссер Хидэки Такэути.

Кинолар 19:00 сәг башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International