Казанда 14 нче «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале узачак

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Фестиваль 22-25 сентябрьдә Татарстанда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына, балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән язучы Василий Аксенов иҗатына багышлана.

Дүрт көн дәвамында фестиваль кунакларын лекцияләр, күренекле язучылар белән иҗади очрашулар һәм башка чаралар көтә. Фестиваль кунаклары: Рус ПЕН-үзәге президенты, драматург Евгений Попов, музыкант һәм «Машина времени» төркеме лидеры Андрей Макаревич, «Зөләйха күзләрен ача», «Дети мои», «Эшелон на Самарканд» романнары авторы Гүзәл Яхина, удмурт этник шагыйрәсе Анастасия Шумилова, «Калечина-Малечина» бестселлер авторы Евгения Некрасова, балалар язучысы Анастасия Строкина, прозаик һәм журналист Марина Әхмәдова.

Чаралар Василий Аксенов музей-йортында һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, шулай ук «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Алдан теркәлү сорала.

Билетларны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: 236-42-93

"Аксенов-фест» фестиваленең тулы программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International