Урал дәүләт педагогия университеты һәм Бөтенроссия «Рус географик җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Свердлов өлкәсе бүлеге «Россияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!» дип аталган Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсын үткәрә.
"Россияне яңадан ачабыз. Бөтен гаилә белән!" Төбәкара фестивале Россиянең төрле почмакларында гаилә белән сәяхәт итәргә яратучы һәм актив тормыш алып баручылар өчен гаилә кыйммәтләре проекты.
Фестиваль яңа шәһәрләрне, сәяхәт маршрутларын өйрәнергә, фикердәшләр белән аралашырга яратучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Проект 5 шәһәрне колачлый, аларның һәрберсендә масштаблы фестивальләр узачак: Уфа, Екатеринбург, Томск, Краснодар, Владикавказ.
Конкурста төрле яшьтәге Россия гражданнары катнаша ала, алар Россия төбәкләре буенча үткәргән гаилә сәяхәтләре турында сөйләгән иҗади эшләр: фотография, эссе, мультимедиа презентацияләр, видеороликлар җибәрергә тиешләр.
Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтамада урнаштырылган: https://rgofest.ru.