«Манеж» күргәзмәләр залында анимацион уенчыклар күргәзмәсе ачыла

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

"Манеж" күргәзмәләр залында "Пресинема" күргәзмәсе ачыла, анда кино һәм мультипликация нәрсәдән башланган, стереоскоп һәм күләгә театры ничек барлыкка килгән, тауматроп һәм зоотропның нәрсә икәнен белергә мөмкин булачак.

Экспозициядә XIX-XX гасырның йөздән артык уникаль приборлары тәкъдим ителәчәк, алар кино һәм анимация сәнгатен булдыруда кулланылган. Казанда Эмиль Рейно уйлап тапкан Праксиноскоп-театры һәм атаклы абыйлы-энеле Люмьерлар ачкан Кинора аппараты беренче тапкыр күрсәтелә. Тәкъдим ителгән уенчыкларның кайберләре гомумән, бөтен  Россия өчен уникаль, алар арасында Зограскоп панорамаларын карау өчен Филоскоп кинолентасы белән блокнот һәм Фенакистископ анимацион дисклары бар.

Күргәзмәнең интерактив өлешен егермедән артык прибор тәшкил итә - зурайтылган форматта борынгы уенчыкларның күчермәләре, бер гасыр элек иҗат иткән иллюзияләрне һәм мультфильмнарны хәрәкәткә китерергә, әйләндерергә һәм мөстәкыйль рәвештә карарга мөмкин.

Күргәзмәнең авторы - Максим Васильев ( Казан шәһәре), Россиядә иң зур анимацион оптик уенчыклар җыентыгының хуҗасы. Коллекция сигез ел җыелган, экспонатларның күбесе  АКШ һәм Европадан кайтарылган.

Экспозициягә керү ирекле. Проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Күргәзмәдә махсус экскурсияләр, мастер-класслар һәм анимация тарихы буенча лекцияләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International